«Ленинград хатын-кызларына багышлана…»: әдәби-музыкаль композиция (6+)

25 гыйнвар көнне 10 нчы санлы китапханә, «Блокада турында укыйбыз» өченче Бөтенроссия акциясе кысаларында, мәктәп укучыларын «Ленинград хатын-кызларына багышлана…» дип аталган әдәби-музыкаль композициягә чакырды.
Тормыш бирүче хатын-кыз һәм үлем китерүче сугыш – бу иң капма-каршы төшенчәләрдер. Әмма сугыш дәһшәте һәм утлы өермәсе арасында көчле рухлы, барлык авырлыкларны җиңә белүче, сынмас-сыгылмас, баш имәс хатын-кыз торып баса. Блокадалы Ленинградның хатын-кызлары да әнә шундыйлардан булган. 
Укучылар Ленинградның җирле һава һөҗүменә каршы оборона сафларына баскан хатын-кызларның курку белмәс батырлыгы, «рус су кызы» – «тормыш юлы» эшен тәэмин итү өчен, тулаем алганда, су астында 644 сәгать, ягъни 27 көн үткәргән водолаз хатын-кыз Нина Соколова турында белде.
Шулай ук балалар 18 яшьлек кызлар һәм аларның дүрт аяклы дусларыннан торган «кызлар командасы»ның ныклыгы һәм батырлыгы турында мәгълүмат алды. Алар Неваның сул як ярына кирәкле җиһазлар, сугыш кораллары һәм ике меңләп яралыны алып чыга, шуның өстенә хәрби өйрәтелгән этләр ярдәмендә меңләгән мина һәм фугасны табып зарарсызландыра… Фашистлар тарафыннан утка тотылучы «Җиңү юлы» дип аталган тимер юлның һәр чакрымында фонарьлар белән басып торган «тере светофорлар» – юл күрсәтүчеләр турында белделәр. Курку хисен һәм атулар, бомбага тотулар вакытында янаучы үлем куркынычын читкә куеп, алар батырларча ватанга хезмәт итә. 
Чарада тавышы блокадалы Ленинградның символына әйләнгән О. Берггольц шигырьләре, П.А. Заводчиковның «Девичья команда. Невыдуманные рассказы» китабыннан өзекләр укылды. И. Корниловның «Блокадалы Ленинград», Г. Орловның «Ленинградки» җырларына видеоязмалар, «О том, кого помню и люблю» һәм «Коридор бессмертия» кинофильмнарыннан өзекләр күрсәтелде.

#читаемоблокаде

 

Поделиться: